https://vk.com/topic-11721389_23255707
Ураза тоту кагыйдэлэре!☝️
Бисмилләһир-рәхмәнир-рәхим!
Әссәләмәү гәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ .
Изге Рамазан айлары мөбәрәк булсын газиз дин кардәшләр
Изге китабыбыз Коръәни Каримдә Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә әйтә:
“Әй , мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз
ителгән кебек үк, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту
фарыз ителде”.
Пәйгамбәребез с.г.в.әйтте: “Һәр нәрсәнең зәкәте бар,
тәннең зәкәте-уразадыр”
УРАЗАНЫҢ УНКӨННЕКЛӘРЕ
Беренчесе- рәхмәт ункөнлеге
Икенчесе – мәгъфирәт ункөнлеге
Өченчесе- Аллаһының газабыннан котылып,
Рәхмәтенә ирешү ункөнлеге
УРАЗАНЫҢ ШАРТЛАРЫ
Акылы төзек, балигълык кергән, сәләмәт, юлаучы
(мосафир) бумаган, хәез-нифас (күрем һәм бала
тапканнан соңгы көннәр) хәлендә булмаган (хатын
-кызларга) һәр мөселманга ураза фарыздыр.Теге яки
бу сәбәп белән ураза тота алмаган мөселманнарның
аны каза кылулары да фарыз.
УРАЗАНЫҢ ФАРЫЗЛАРЫ
Ният кылу.
Ашау-эчүдән тыелу.
Якынлык кылудан тыелу.
Ураза тотучы сәхәр ашаганнан соң, ният кылырга тиеш,
көн үзәгендә бер сәгать вакыт калганчы ният кылып
өлгерсәгез дә, дөрес саналыр. Уразага күңелдән ният
кылу да дөрес : тел белән сүз әйтми генә иртәгә уразада
буласыңны уйлап куйсаң, ният дип исәпләнер.
УРАЗАНЫҢ СӨННӘТЛӘРЕ
Таң атканчы сәхәр ашау.
Ураза тоту сәбәпле нәфсесен гөнаһ эшләрдән тыюны
ният кылу.Буш вакытларда Коръән яки башка дини
китаплар уку.
Кояш баегач та, авыз ачу.
УРАЗА ВАКЫТЫНДА ТЫЕЛГАН МӘКРҮҺ ЭШЛӘР
Файдасыз сүзләр сөйләү.
Әдәпсез сүзләр сөйләү.
Мунчага кереп озак утыру.
Суга чумып коену.
Урман яки кибет сагызы чәйнәү.
Авыз үбү.
Авыз ачмыйча ике көн рәттән ураза кылу.
УРАЗАДА ДӨРЕС САНАЛГАН ЭШЛӘР
Сатып алыначак ризыкны татып карау
Күзгә сөрмә тарту.
Балага ризык чәйнәп биру.
Мыек һәм иреннәрне майлау.
Теш чистарту.Кан алдыру.
Сөлек салдыру.
Комган белән госел коену.
Мунчага кереп тирләп чыгу.
Сабын белән юыну.
УРАЗАНЫ БОЗА ТОРГАН ЭШЛӘР.
Борчак кадәр генә булса да ризык йоту.
Бер тамчы булса да су эчү.
Дару эчү.
Укол кадату. Күзгә дару салу. Якынлык кылу